Аңа XXI гасыр Татарстан сәнгатен тәкъдим итүче Казан рәссамнарының шәхси күргәзмәләре кергән: Рөстәм Хуҗинның «Идел белән Урал арасында», Илнур Сираҗиевның «Минем Ватаныма», Вера Карасеваның «Гравюра бүген», Равил Заһидуллинның «Чишмә башына юл» исемле экспозицияләре.
Күргәзмәне ачу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, «сәнгать – үлемсез, ул, проблемалар һәм эпидемияләргә карамастан, яшәвен дәвам итәчәк».
Экспозицияләр республиканың төрле үсеш чорларына, шулай ук аның халкы тарихына багышланган. Күргәзмә 2020 елның 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Рөстәм Хуҗин һәм Равил Заһидуллин күргәзмәләрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының катнашуы аерым кызыксыну уята, бу - фән һәм сәнгатьнең үзара бәйләнешен ассызыклый. Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә рәссамнарның әсәрләре археологик артефактлар белән тулыландырылган.
Икенче каттагы залларның күп өлеше Рөстәм Хуҗин эшләренә багышланган. Рөстәм Хуҗин - классик реалистик рәсем сәнгате вәкиле. Аның әсәрләренә гомумиләштерү монументальлеге, образларны типлаштыру, картина фикерен чагылдыручы героик һәм индивидуаль психологик сыйфатларны ачыклау хас. Оста иҗатында тарихи, баталь һәм көнкүреш жанрындагы сюжет-тематик картиналар аеруча зур урын алып тора. «Идел белән Урал арасында» күргәзмәсендә Идел буе Болгары территориясендә барган X-XIII гасыр вакыйгалары турында сөйләүче тарихи жанр эшләре тәкъдим ителгән.
Илнур Сираҗиев - Татарстан һәм Башкортстанда узучы арт-симпозиумнар, «Зур Идел» күргәзмәләре, шулай ук Татарстан Республикасы көненә багышланган республика экспозицияләренең даими катнашучы.
Вера Карасева - Казанның гравюра сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче санаулы рәссамнарының берсе. «Гравюра бүген» күргәзмәсендә «Татарстанның тарихи шәһәрләре», «Минем Зөя» серияләреннән, шулай ук гравюра альбомыннан тәкъдим ителгән эшләр бар.
Равил Заһидуллин тарихи картина жанрында эшләүче әйдәп баручы рәссамнарның берсе, аның әсәрләре Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы вакыйгалары һәм эпизодларын чагылдыра һәм татар халкының урта гасыр тарихына багышлана.