ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, музыкант, берничә буын сәләтле башкаручылар тәрбияләп калдырган Фаина Петровна Старателева вафат булу сәбәпле, ТР Мәдәният министрлыгы аның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Фаина Петровна турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.