ТР Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр» исемле күчмә күргәзмәсе шәһәрләр һәм районнар буйлап сәяхәт итә

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә ТР Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр» исемле күчмә күргәзмәсе Чаллы шәһәренең картиналар галереясында тәкъдим ителә. Аннары күргәзмә Менделеевск шәһәренә күчерелә, 17 июльдә ул Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда эшли башлый. Ә 25 августтан башлап экспозиция белән Түбән Кама халкы таныша алачак, экспозиция Төзүчеләр проспекты, 14 нче йорт адресы буенча урнашкан Комплекслы музейның күргәзмәләр залында оештырылачак.

Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр» күчмә күргәзмәсе Татарстан Республикасы Президентының "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында" 2015 елның 25 сентябрендәге Указын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Экспозициядә тарихи документлар («Идел - Урал штаты» картасы, «Идел-Урал Штатын игълан итү» афишасы), республиканы төзү эшен башлап җибәргән татар җәмәгать эшлеклеләренең - Г.Шәрәф, Г.Исхакый, М.Вахитов, М.Солтан-Галиев, С.Сәет-Галиев фотосурәтләре, Татар-Башкорт Совет Республикасын төзү проекты; беренче дәүләт символлары тупланган.

Татарстан Республикасын төзү, 1990 елгы Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне  һәм Конституцияне кабул итү, шулай ук Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов эшчәнлеге турында документлар аерым бүлектә тупланып тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International