Иҗади һәм спорт коллективлары җитәкчеләрен һәм белгечләрен «Сәнгать буларак спорт» онлайн-конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Уен индустриясе һәм актив ял итү массакүләм спорт өлкәсендәге оешмаларны берләштерүче  «Балачак шәһәре» Ассоциациясе «Сәнгать буларак спорт»   дип исемләнгән I ачык онлайн-конкурс уздыра. Анда катнашу өчен Россия төбәкләрендәге дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, ял итү һәм спорт үзәкләре, коммерцияле булмаган оешмаларның үзешчән, иҗат һәм спорт коллективлары җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Жюри рәисе – атказанган спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы Дарья Шкурихина. Жюри әгъзалары арасында танылган хореографлар, артистлар, режиссерлар, тренерлар бар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, «Сәнгать буларак спорт» онлайн-конкурсы педагогларга 10 номинациянең берсендә 2019/2020 еллардагы конкурс номерларын һәм чыгышларын тәкъдим итеп, үз коллективыңны күрсәтү мөмкинлеге бирә.  Алар арасында  иң яхшы 30 эш билгеләнәчәк һәм видеокүзәтүләр YOUTUBE каналында жюри фикерләре белән урнаштырылачак,  биредә конкурсның соңгы көнендә нәтиҗәләр дә билгеле булачак.

Конкурста катнашу өчен конкурсантлар 30 июльгә кадәр фестивальнең оештыру комитетына гариза, «сәламләү» видеоязмасы, конкурс номеры җибәрергә тиеш. Җиңүчеләрне игълан итү 1 сентябрьгә планлаштырылган.

Иң яхшы эшләр гомуми приз фонды 60 000 сум тәшкил иткән онлайн-конкурсның  Гран-при премиясенә ия була ала. Тулырак мәгълүмат: http://artsportfest.ru/

«Сәнгать буларак спорт» онлайн-конкурсы  илдә мәдәни, иҗади һәм спорт хәрәкәтен үстерүгә, коллектив җитәкчеләре арасында дустанә һәм иҗади элемтәләр урнаштыруга ярдәм итәчәк, бу профессиональ спорт-иҗат берлеген берләштерүгә һәм ныгытуга булышлык итәчәк, педагогларның компетенциясен үстерәчәк һәм хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте «Балачак шәһәре» Ассоциациясе президенты Наталья Муравлева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International