Ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» VIII фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның 7 июле, сишәмбе

«Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

«Наше время - Безнең заман» фестивале, һичшиксез,  булачак. Тиешле карар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде, - дип белдерде «Наше время - Безнең заман» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты Дмитрий Туманов. – Бу фестиваль -  республика өчен зур шатлык, ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте тарих өчен әһәмиятле ике датага багышланачак». Исегезгә төшерәбез, эшче һөнәр вәкилләре интернет ярдәмендә ел дәвамында репетицияләр үткәреп, фестивальгә әзерләнгәннәр.

Дмитрий Туманов республика предприятиеләре җитәкчеләрен фестивальдә активрак катнашырга чакырды. Фестивальгә гариза онлайн режимда бирелә, моның өчен http://www.bzzm.ru/ сайтына кереп, 2020 елның 25 сентябренә кадәр гариза тутырырга кирәк.

Фестиваль дирекциясендә хәбәр итүләренчә, фестивальнең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак һәм Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә планлаштырылган 4 зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак.

Быел фестивальнең мөһим яңалыгы - «Безнең заман геройлары» дип аталган махсус бүләк. Мактаулы бүләк лаеклы Гран-прига лаек булган,  ләкин барлык номинацияләрдәге баллар җыелмасы буенча 1 урын алган командага биреләчәк.

Җиңүче иң яхшы командалар ТНВ телеканалында «Наше время - Безнең заман» телевизион программасында тәкъдим ителәчәк. Проект май аенда старт алды. Ул эш урыннарындагы хезмәтләрен   һәм иҗатларын уңышлы алып баручы катнашучыларга багышланган. Беренче чыгарылыш «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ коллективы турында эшләнгән, әлеге команда «Наше время - Безнең заман» фестивалендә ике тапкыр Гран - при иясе булган. Хәзерге вакытта Горбунов  исемендәге КАЗ,  Менделеевск шәһәренең "Аммоний", КАМАЗ командаларына багышланган телетапшырулар эфирга чыгарга әзерләнә.

«Наше время - Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен тагын бер шатлыклы һәм көтеп алынган яңалык булды  - быелдан башлап, иҗат коллективы составында 35 яшьтән 45 яшькә кадәр булган кешеләр дә катнаша алачак. Исегезгә төшерәбез, элегрәк яшь чикләве  41  иде.  Әлеге яшьтәге катнашучылар саны иҗади коллективның 25 процентын гына тәшкил итәргә тиеш.

Фестивальдә катнашучыларга карата гомуми яшь таләпләре элеккечә калган: 18-35 яшь аралыгы, алар өчен конкурс программасында  катнашу һөнәри эшчәнлекләре белән бәйле булмавы шарт.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул дәүләт социаль-әһәмиятле проект булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальдә катнашу бушлай, катнашучылардан оештыру взносы алынмый.

Фестивальнең барлык этапларында бик күп мастер-класслар, «түгәрәк өстәл»ләр, РФ һәм ТР сәнгать осталарының консультацияләре уза.

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатларына кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырыла. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International