XVI Казан кинофестивале ябык форматта узачак

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда оештырыла һәм тамашачылар өчен ябык булачак. Мондый карар фестивальне оештыручылар һәм гамәлгә куючылар тарафыннан коронавирус йогышы таралуын кисәтү максатыннан кабул итте. Шуңа да карамастан, фестивальнең барлык программасы регламент нигезендә үтәләчәк  һәм җиңүчеләрнең исемнәре 2020 елның сентябрь башында игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 июнендә гаризалар кабул итү төгәлләнде: оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 63 иленнән 629 фильм теркәлгән. Кино белгече Сергей Анашкин җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе конкурс шорт-листын формалаштырган, аңа 52 картина кергән. Конкурс программасы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең рәсми сайтында урнаштырылган.

Хәзер, конкурс программасы игълан ителгәннән соң, эшкә жюри әгъзалары керешә. Жюри утырышлары һәм йомгаклау фикер алышулары дистанцион форматта узачак. Җиңүче фильмнар сентябрь башында фестивальнең рәсми сайтында (kazan-mfmk.com) игълан ителәчәк.

«Без быелгы кинофестивальне ябык режимда үткәрергә мәҗбүр, - ди «Татаркино» ДБМУ директоры Миләүшә Айтуганова. - Хәзер күп кенә халыкара чаралар гамәлдән чыгарыла, бу чынбарлык, аңа яраклашырга кирәк. Без Халыкара кино берләшмәсенә, гаризалар җибәргән барлык режиссерларга һәм продюсерларга рәхмәт белдерәбез. Быел башланган эшне без, һичшиксез, логик ахырына җиткерәчәкбез. Зинһар өчен, безнең рәсми сайттагы мәгълүматларны  күзәтеп барыгыз, анда бөтен актуаль мәгълүмат урын алачак».

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Форумның тематикасы  - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык урнаштыру, сабырлык һәм гуманизм идеяләре. Фестивальнең девизы - «Мәдәниятләр диалогы аша  диалог культурасына».

Рәсми сайт:  kazan-mfmk.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International