Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәме быел онлайн-форматта узачак.
Бәйрәм программасы
11:00 - Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың видеокотлавы
11:10 - Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры Ирек Шәриповның видеокотлавы
11:20 - 11:40 - славян җәмгыятьләре җитәкчеләре котлаулары
11:50 - Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйровның видеокотлавы
12:00 - Иван Купала бәйрәме турындагы видеоролик
14:00 Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәйданчыгында «Иван Купалага славян базары» туры эфиры
15:00 - «Суга веноклар җибәрү йоласы» видеоролигы
15:30 – Казан украиннарыннан бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләре турында видеоролик.
16:00 - Татарстан Республикасы муниципаль районнарының славян фольклор коллективларыннан бәйрәм концерты
20:00 - «Купала уты» йоласы
Белешмә өчен: Иван Купала - славян календарендагы төп бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм алдыннан үтәлә торган йолалар - үләннәр һәм чәчәкләр җыю, тәкыя үрү, яшеллек белән бизәү, учак ягу, карачкы яндыру, учак аша сикерү, су сибү, багу.