2020 елгы «Кичке Сабан туй» бөтен дөньядагы яшьләрне үзеннең бәйрәм виртуаль мәйданчыкларына чакыра

2020 елның 3 июле, җомга

Иртәгә, 4 июльдә, татар халык бәйрәме Сабантуй булачак. Килеп туган эпидемиологик шартлар сәбәпле бәйрәм беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.

2020 елгы «Кичке Сабантуй» яшьләр бәйрәме төп чараларның берсе булачак. Чаралар 19.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Өч сәгатьлек программада - яңа татар музыкасын вәкилләре булган Juna, "Карт аяк", Alpar, Abadeli, "Ямьле" төркемнәре чыгышлары көтелә. Шулай ук алып баручылар көч белән сынашу урынына тел осталыгы буенча бәйге, тамашачылар белән конкурслар, ​​бию мастер-классы, көрәш фәлсәфәсе турында бәхәсләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук программада баянчылар да көтелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International