Төбәкара казак мәдәнияте фестивале беренче тапкыр Адыгейда читтән торып үткәрелә

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Чарага гаризалар август ахырына кадәр кабул ителәчәк.

Фестивальне оештыручылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Адыгей Республикасы Мәдәният министрлыгы, Майкоп шәһәре һәм Майкоп районы администрациясе. Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, XXIX Төбәкара казак мәдәнияте фестивален сентябрь аенда читтән торып үткәрү турында карар кабул ителде.

Фестивальгә гаризалар 31 августка кадәр кабул ителәчәк, 11-13 сентябрьдә жюри өлкәннәр һәм балалар иҗат коллективлары, солистлар, баянда уйнаучылар, казак фольклор-этнография коллективлары, декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать осталары тәкъдим ителгән конкурс программасын бәяли. Читтән торып Хәтер һәм Дан елына, Кубань казак гаскәрләренең Майкоп бүлеге оешуга 150 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция дә үткәрү планлаштырыла.

Фестивальнең жюри составына Адыгей Республикасы, Краснодар крае, Ростов өлкәсенең танылган казак һәм милли мәдәният вәкилләре керде. Жюри рәисе - Россия, Украина, Абхазия, Адыгей, Карачай-Черкесия Республикаларының халык артисты, Кубань дәүләт академия казак хоры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Виктор Гаврилович Захарченко. Фестиваль җиңүчеләрен игълан итү 20 сентябрьдә булачак.

Нигезләмә белән Майкоп казак бүлегенең рәсми сайтында танышырга мөмкин / Межрегионального фестиваля казачьей культуры казакфорпост.рф http://xn--80aaukdyahimls.xn--p1ai/festival

29 нчы төбәкара фестивальнең төп трансляциясе «МФКК» Ассоциациясенең YouTube каналында алып барылачак:

https://www.youtube.com/channel/UCXra8pq8Apyw9TaOR2q_eCQ?view_as=subscriber

Белешмә: беренче тапкыр фестиваль 1992 елда Тула бистәсе казаклары инициативасы һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән үткәрелгән иде. 1998 елдан аңа төбәк, ә 2015 елдан - төбәкара статус бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International