Балалар иҗатына 2 миллион сум: «Киләчәк Көзгесе PRO» кинофестивале кысаларында масштаблы грант конкурсы узачак

2020 елның 30 июне, сишәмбе

2020 елның 25-31 октябрендә Төмәндә Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмнары фестивале узачак. Бу вакыйга ике чараны үз эченә ала: эпидемиологик вәзгыять сәбәпле агымдагы елның мартыннан октябрь аена күчерелгән III «Киләчәк Көзгесе» кинофестивале һәм 2 млн.сумлык фонды булган грант конкурсы, анысы  PRO форматындагы яңа кинофестиваль кысаларында узачак. Фестиваль Президент грантлары Фонды, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Төмән өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Иҗади марафон яшь режиссерларны, сценаристларны, актерларны, мультипликаторларны, операторларны, монтажерларны, шулай ук илнең балалар-яшүсмерләр киностудияләре остазларын берләштерәчәк.

Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар яшьтәшләренә һәм тамашачыларга үз фильмнарын тәкъдим итәчәк, аларны төшерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм экспертлар белән бергә  үз эшләрен анализлый алачак.

Фестивальдә җиңүчеләр кино һәм анимация өлкәсендә иҗади эшчәнлек алып бару өчен җиһазлар сатып алуга, программа белән тәэмин ителешкә һәм/яки кинематография буенча белем алуга грант ярдәме алачак. Гаризалар «Уен киносы», «Анимация», «Документаль кино», «Видеорепортаж/видеоблог» номинацияләрендә кабул ителә. Материалларны кабул итү зеркалобудущего.рф сайтында 2020 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

E-mail: zbfest@mail.ru / ВК: https://vk.com/zb_fest / зеркалобудущего.рф сайты

 Фестиваль ролигына сылтама: https://youtu.be/uVZBGSL6ucY

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International