Рәсем сәнгате буенча «Талантлар галереясы» онлайн-программасында катнашу өчен теркәлү тәмамлана

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, сынлы сәнгать буенча «Талантлар галереясы»ның июль профильле программасы быел дистанцион форматта узачак. Программа «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү Республика үзәге тарафыннан эшләнгән.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп, сәнгать мәктәпләре, лицейлар һәм училищелар укучылары чакырыла. Барлык теләүчеләргә Республика үзәге сайтында теркәлергә кирәк: https://utalents.ru/. Урыннар саны чикләнгән. Катнашу бушлай.

Программада:

• Тарихи темага рәсем ясау сәнгате

• Шамаил, натюрморт, портрет ясау технологияләре

• Төрле материаллар белән эшләү технологияләре: акварель, гуашь, төсле карандашлар

Сәнгать белеме буенча онлайн-лекцияләр, тарихи темага рәсем ясау, милли колоритта натюрморт ясау буенча мастер-класслар. Дәресләрне Татарстан Республикасының танылган рәссамнары һәм сәнгать белгечләре алып барачак.

Үткәрү вакыты: 01 июль-21 июль

Урыны: Республиканың сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге

Сынлы сәнгать буенча «Талантлар галереясы»ның июль онлайн-программасы: https://utalents.ru/event/iyulskaya-onlayn-programma-po-izobrazitelnomu-iskusstvu-galereya-talantov

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International