Августта Третьяков дәүләт галереясында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясендә сакланучы авангард рәссамнарның эшләреннән торган күргәзмә ачыла. Бу хакта РФ мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең йөз еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
“Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр. Татарстан Республикасының 100 еллыгына” күргәзмәсе 2020 елның 18 августыннан 1 ноябренә кадәр эшләячәк. Анда Николай Рерих, Константин Богаевский, Александр Головин, Наталия Гончарова, Михаил Ларионов, Илья Машков, Александр Куприн, Петр Кончаловский, Аристарх Лентулов һәм Василий Кандинский кебек осталарның картиналары тәкъдим ителәчәк.
Дәүләт Третьяков галереясы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Казан музееның шундый бай эчтәлекле коллекциясе соңгы тапкыр15 ел элек, "Россиянең Алтын картасы" федераль күргәзмә проекты кысаларында күрсәтелгән булган.