«Минем балачак - сугыш». Россиядә сугыш чоры балалары турында төшерелгән видеороликлар конкурсы башланды

2020 елның 26 июне, җомга

Проект Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Операторы - Мактаулы гражданнар, остазлар һәм талантлы яшьләрнең бөтенроссия ассоциациясе.

Проект, балачак һәм яшьлек еллары сугыш һәм сугыштан соңгы чорга туры килгән кешеләрнең истәлекләрен файдаланып, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хәтерне саклап калуга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларга сугыш чоры балалары белән мини-интервью ясарга яки архив фоторәсемнәре һәм хатлары аша аларның язмышлары турында сөйләргә кирәк.

Конкурста өч номинация каралган:

  • "Беренче заттан" - Герой хикәясе (монолог яки интервью-монолог);
  • "Волонтер сөйли" - конкурста катнашучы/конкурс төркеме әгъзасы монологы,  конкурс эше Герой тормышы турындагы хикәядән гыйбарәт.

Видеороликларны Яндекс-диск, Google-дискка йөкләргә кирәк, аңа сылтама  заявкада күрсәтелә: https://forms кgle/yDSKjYUXhbUA6aEn6.

Махсус номинация - РФ Иҗтимагый палатасының флешмобы кысаларында социаль челтәрләрдә постлар ясау. Әлеге номинациядә катнашу өчен түбәндәге шартлар кирәк:

 

  • Сугыш чоры балалары турында видео төшерергә яки хикәя язарга, шигырь укырга яки җыр башкарырга;
  • #личноОВойне #ОПРФ #моедетствовойна #детивойны #историяВОВ #[геройның туган урыны буенча төбәк күрсәтелә], #[геройның туган урыны буенча  торак пункт күрсәтелә] хештеглары белән шәхси биттә видео һәм текст урнаштырырга.

  Конкурсның приз фонды - 145 000 сум.

  Проект турында тулырак мәгълүмат сайтта: https://www.glory-gallery.ru/moyo-detstvo-vojna

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International