Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты
С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае – Казанның иң өлкән мәдәният сарайларының берсе, Сталин чорыныж архитектура һәйкәле, аңа совет партия эшлеклесе Сәхибгәрәй Сәид-Галиев исеме бирелгән. Бу мәдәният учагы 1959 елда төзелгән.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, ремонт эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыятькә бәйле катлаулы чорда алып барылган. «Республика җитәкчелегенә бинаны күркәм хәлгә китерерлек мөмкинлек тапканга рәхмәт әйтәсе килә», - диде РФ вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае шәһәр кешеләре өчен кадерле. 60 еллык тарихында монда якынча 30 млн. тамашачы булып киткән. Иҗат коллективлары Россия һәм халыкара ярышларда призлы урыннар яулаган. «Ышанам, бу бина башкалабызның иң күркәм объектларының берсе булыр», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мәдәният сарайларына ремонт ясау һәм авыл клубларын төзү буенча системалы эш дәвам итәчәк. Бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла. «Быел безнең тагын берничә җитди проектыбыз бар. Бу – Алафузов театры, Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният сарае, „Чулпан“ мәдәният үзәге һәм башка проектлар», - диде Татарстан Президенты.
С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараена капиталь ремонт былтыр җәй көне башланган булган.
Азакта Рөстәм Миңнеханов мәдәният сарае хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты һәм РФ вице-премьеры яңартылган бинаны карап чыкты.