Татарстанда бүген Җиңү тавышы яңгыраячак

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген татарстанлыларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия акцияләренә кушылырга чакыралар.

Нәкъ көн уртасында «Җиңү чыңы» акциясе старт ала. Ватан сакчылары хөрмәтенә, бөтен җирдә тынычлыкка тугрылык билгесе итеп, Җиңү Парады тәмамланганнан соң, бөтен ил буенча бер үк вакытта 1 минут эчендә барлык транспорт чаралары кычкырткан тавышлар ишетеләчәк, аңа шәхси автомобильләрдән алып җәмәгать транспортына, поездларга, корабларга кадәр кушылачак/

Бабаларның бөек батырлыгына булган ихтирамны «Җиңү маршы» акциясе кысаларында да белдерергә мөмкин. Танылган хәрби маршлар социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк һәм аларны #победныймарш, #парадпобедителей,  #годпамятииславы хэштеглары буенча табарга мөмкин булачак.

Шулай ук онлайнда танылган «Дөнья күгәрчене» флешмобы да узачак. Акциядә катнашу өчен кәгазьдән күгәрчен фигурасын ясарга, һәм аның фотосүрәтен #Голубьмир һәм #МирНаЗемле хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International