Китапханәләр өчен коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча тәкъдимнәр эшләнде

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Россия Мәдәният министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә Роспотребнадзор китапханәләрдә коронавирус инфекциясен (COVID-19) кисәтү  максатыннан профилактик чаралар үткәрү буенча киңәшләр  әзерләде һәм раслады.

Документта төп эш процесслары һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча таләпләр урын алган. Мәсәлән, укучы белән очрашмыйча гына, алдан заказ сервисын кулланып, китаплар бирү мөмкинлеге тудырылган. Укылганнан соң, китаплар һәм журналлар икенче укучыга бирелер алдыннан 5 көн дәвамында сакланып тора.

Компьютер залларында һәр килүчедән соң дезинфекция үткәреләчәк һәм бер тапкыр гына кулланыла торган колакчаннар кулланылачак. Өстәмә рәвештә уку һәм компьютер залларында тиешле  маршрутизация эшләнергә тиеш.

"Рекомендацияләр әзерләүнең  төп бурычы - халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау. Китапханәләр эшенең үзенчәлеге, аларда процессларны оештыру исәпкә алынды. Таләпләрне үтәгәндә инфекция иярү мөмкинлеге минимум булачак", – дип билгеләп үтте Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова.

Рекомендацияләрдә күрсәтелгәнчә, китапханәләрнең эшчәнлеген яңарту Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затларының карарлары һәм Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибларының тәкъдимнәре, күрсәтмәләре нигезендә башкарыла.

РФ Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International