Алексей Песошин ТАССР Министрлар Советы Рәисләренең күмелгән урыннарына чәчәкләр салды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисләре һәм Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисләре күмелгән урыннарга чәчәкләр салды. Чара Казанның Яңа-Татар һәм Арча зиратларында узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Аерым алганда, Яңа-Татар зиратында ТАССР Министрлар Советы Рәисе (1966-1982), КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре (1982-1989) Гомәр Исмәгыйль улы Усманов каберенә чәчәкләр салынды.

Арча зиратында чарада катнашучылар Сәид Минһаҗ улы Шәрәфиевне (Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе (1943 – 1950), Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1957 – 1960), Миргариф Җәмәли улы Азизовны (Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1950 – 1957), Илдус Харис улы Садыйковны (Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1982 – 1985) искә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, Арча зиратында Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе (1989-1991), Татарстан Республикасы Премьер – министры (1991-1995) Мөхәммәт Галләм улы Сабиров җирләнгән. Алексей Песошин һәм Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук аның каберенә чәчәкләр салды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International