Татарстан Республикасы Милли музее «Табибларга рәхмәт» акциясенә кушылды. Аның кысаларында бер ай дәвамында медицина хезмәткәрләре балалары белән гамәлдәге экспозицияләрне бушлай карый ала. Шул рәвешле, музей хезмәткәрләре хәзерге вакытта коронавирус белән көрәшүче табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итәргә карар кылган.
«Без авыруларның тормышы өчен көрәшүче барлык кешеләргә шәхсән рәхмәт белдерергә телибез. Табиб таныклыгы булган һәркем һәм аларның балалары безнең музейларга бушлай йөри ала», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Акциядә музейның 11 структур бүлекчәсе катнаша: Г.Тукай әдәби музее, Каюм Насыйри музее, Муса Җәлил музей-фатиры, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее, композитор Н.Г. Җиһанов музей-фатиры, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее, Е.А. Боратынский музее, Красновидово авылындагы А.М. Горький музее, Печищи авылындагы Я. Купала музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, В.И. Ленин музей-йорты.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, музейларда эш Роспотребнадзор таләпләрен үтәп оештырыла. Килүчеләр битлек, перчаткалардан булырга һәм социаль дистанцияне үтәргә бурычлы.