Ирада Әюпова ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе утырышында доклад белән чыгыш ясады

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең видеоконференция режимында утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Утырышта Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хатын-кызларының батырлыкларын һәм хезмәтен саклауга багышлап гамәлгә куелган «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектының беренче этабына нәтиҗә ясалды.

Мәдәният учреждениеләре тарафыннан республика хатын-кызларының хәрби үткәне турындагы материалларны популярлаштыру һәм өйрәнү буенча даими эш алып барыла, катлаулы хатын-кыз язмышлары турында музыкаль, театраль, сәнгать полотнолары иҗат ителә. ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова искәрткәнчә, февраль аеннан башлап 2,2 меңнән артык чара оештырылган, аларда 10,5 меңнән артык кеше катнашкан. Коронавирус белән бәйле чикләү чаралары кертелгәннән соң һәм онлайн-форматта эшли башлагач, проектның онлайн - чаралар саны 11,5 меңнән артып китте, ә алар белән танышучылар  1 миллионга җитте. Офлайн форматында 10 райондагы 22 клубта 21 спектакль күрсәтелде.

Әлеге чараны тормышка ашыруда республиканың 45 үзәк китапханә системасы һәм 1508 китапханәсе актив катнашты. Бөек Ватан сугышы ветеран хатын-кызлары турындагы материаллар Интернет челтәрендә урнаштырылган һәм аларны берничә мең кеше караган.

Татарстан Республикасы музейлары тарафыннан 70тән артык чара үткәрелгән, аларда 2,6 меңнән артык кеше катнашкан. 55 күргәзмә оештырылган, аларда 8,5 мең кеше булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International