Светлана Крючковага М.И.Цветаева исемендәге әдәби премия тапшырылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген РСФСРның халык артисты юбилеен билгеләп үтә. Танылган театр һәм кино актрисасын ТР мәдәният министры котлады. Ирада Әюпова юбилярга М.И. Цветаева исемендәге әдәби премия бирелү турында да хәбәр итте.

Светлана Крючкова 1950 елның 22 июнендә Кишиневта туа. 1973 елда ул МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлый, шуннан соң Мәскәү сәнгать театрында актриса булып эшли башлый. Светлана Крючкова «Большая перемена», «Царская охота», «Оно», «СВ. Спальный вагон», «Утомленные солнцем», «Похороните меня за плинтусом» фильмнарында башкарган рольләре белән таныла.       

Светлана Крючкованың иҗади тормышы театр һәм кинодагы эшчәнлек  белән генә чикләнми. Илле елдан артык гомерен ул бөек рус шагыйре Марина Цветаева иҗатын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга багышлый. Светлана Николаевна бөек шагыйрь М. Цветаева яшәгән  Алабугада да була, бу төбәктә  аның турындагы истәлекләр кадерләп саклана. Биредә үк Цветаева исемендәге әдәби премия дә булдырыла. Экспертлар советы карары белән быел премия  «Башкару сәнгате» номинациясендә Светлана Крючковага бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International