2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Хәтер һәм Дан елын оештыру буенча Башкарма дирекция тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла торган проектларның берсе - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Бөек илнең бөек киносы» бөтенроссия акциясе.
22 июньгә билгеләнгән масштаблы проект кысаларында илебезнең төрле почмакларында урнашкан ачык мәйданчыкларда һәм шәһәр иҗтимагый киңлекләрендә М.Шолохов әсәре буенча режиссер С.Бондарчук төшергән «Судьба человека» дигән нәфис фильмын һәм С. Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» исемле документаль фильмын күрсәтү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында фильм 22 июньдә 19.00 сәгатьтә бер үк вакытта 6 мәйданчыкта күрсәтеләчәк, алар арасында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Арча шәһәренең «Казансу» паркы, шәһәр тибындагы Апас бистәсенең үзәк паркы, шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсенең "Яшьләр" паркы, Яңа Чишмә авылында район мәдәният йорты каршындагы мәйдан, Тәтеш шәһәре үзәк паркы бар.