Тәтеш районы - татар, рус, чуаш һәм мордва халыкларының тарихи ватаны. Бу мәдәни күптөрлелек, даими милләтара аралашу, татулык безнең республиканың бәяләп бетергесез байлыгы булып тора. Мордвалар - үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калган иң аз санлы халык. Бер урында яшәү нәтиҗәсендә алар районның бөтен мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясый, үз милләтләрен төрле район, республика һәм Россия күләмендәге чараларда лаеклы күрсәтә ала. Мордва мәдәниятен саклап калу, үстерү, пропагандалау теләге «Республикакүләм Валда шинясь мордва мәдәнияте бәйрәме» проекты нигезенә яткан. Ул «Тәтеш ягы тарихы музее» МБУ тарафыннан әзерләнгән һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәмен алган.
21 июньдә 9.30 сәгатьтә бәйрәм республикакүләм мордва (мокша) мәдәнияте фестивален оештыру һәм уздыру тарихы турындагы документаль фильм күрсәтү белән ачылып китә.
11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мордва фольклор коллективларының бәйрәм концерты башлана. Чаралар «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге»нең YouTube каналында, оештыручыларның Instagram рәсми аккаунтларында һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында трансляцияләнәчәк.
12.00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында («Каравай» телепроекты) мордва бәйрәме тарихына һәм традицияләренә багышланган «Валда шинясь» тапшыруы күрсәтеләчәк.
Бәйрәм атмосферасын бу көннәрдә үк тоярга мөмкин. Социаль челтәрләрдә, рәсми порталларда һәм «ZOOM» мәйданчыгында #ВАЛДА ШИНЯСЬ2020 хештегы белән көндәлек онлайн-чаралар сериясе эшли башлады. Программа: /file/mincult/File/программа Валда шинясь(3).docx
Оештыручылар:
• Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,
• ТР Тәтеш муниципаль районы
• «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе
• Татарстан Халыклары дуслыгы йорты»
• «Татарстан халыклары Ассамблеясы»
• Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы.