Тарихында беренче мәртәбә ул онлайн-форматта үтте. Форумда Россиянең 33 төбәгеннән һәм БДБның 4 иленнән 700 кеше катнашты. Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәрес үткәрде. Дәресләр дәвам иткән гомуми вакыт 135 сәгатькә җитте.
Бүген видеоконференция форматында үткән түгәрәк өстәлдә оештыручылар, педагоглар һәм форумда катнашучылар чарага нәтиҗә ясады һәм дәресләрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Мин форум вакытында буш театр буйлап йөреп, модераторларның бүлмәләренә кереп, дәресләрнең ничек үтүен күзәттем. Шул мизгелләрдә театр яңа идеялар, эмоцияләр белән тула иде. Форумны онлайн-форматта үткәрү турындагы шик-шөбхәләребез үзеннән-үзе юкка чыкты. Тере аралашу җитеп бетмәсә дә, форумның нәтиҗәле узуын тойдык», - дип фикерләре белән бүлеште форумның сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
«Без VI "Нәүрүз" форумында катнашучыларының барысын да фикер алышу өчен түгәрәк өстәлгә кушылырга чакырдык. Без гадәттә бу чараны театрның Кече залында үткәрә идек. Быел да аны оештырмый кала алмадык, шуңа күрә, бу 9 көн эчендә күнегелгән онлайн-форматта җыелдык. Без Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына, министр Ирада Хафизҗан кызы Әюповага ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез», - дип нәтиҗә ясады "Нәүрүз" форумы директоры һәм Камал театры директоры Илфир Якупов.
"Нәүруз" форумы кысаларында, Халыкара театр институты (Юнеско), Сәхнә сәнгате өлкәсендәге югары белем челтәре МИТ/Юнеско эгидасы астында, Челтәрнең генераль директоры Тобиас Бианконе катнашында театраль тренингның яңа юнәлешләренә багышланган "Вызов разуму" Халыкара фәнни конференциясе да булды. Конференцияне үткәрергә рухландыручы, конференциянең сәнгать җитәкчесе һәм кураторы, Камал театрының күптәнге дусты, "Нәүрүз"нең даими педагогы - режиссер, сәнгать фәннәре кандидаты, театр педагогикасы буенча китаплар авторы, Германиянең AKT-ZENT/MIT Театраль тренинглар Институты сәнгать җитәкчесе Юрий Леонович Альшиц. Конференциядә Германия, Кытай, Швейцария, Румыния, Мексика, Италия, Иордания, Сингапур, Колумбия, Гонконг, Польша, Россиядән (Татарстан) педагоглар һәм театр белгечләре катнашты. Конференциягә дөньяның 50 иленнән 350дән артык кеше кушылды, шуларның 200е - россиялеләр.