ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган авылым» фотоконкурсы ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе каршындагы Татарстан якташлар җәмгыятьләре Координацион Советының актив партнерлык ярдәме белән «Туган авылым» Милли комплексы тарафыннан уздырыла.
Коронавирус һәм аңа бәйле рәвештә игълан ителгән үз-үзеңне изоляцияләү режимында күп кенә фотографлар, шулай ук конкурс партнерлары эшләрне кабул итү вакытын озайту гозере белән мөрәҗәгать иткән, нәтиҗәдә, эшләрне 2020 елның 31 июленә кадәр кабул итү турында карар ителде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 3 номинацияне күздә тота:
• Татарстан авылы. Эш көннәре һәм бәйрәмнәр.
• Гореф-гадәтләр. Йолалар. Халык һөнәрләре.
• Татарстан табигате.
Хөрмәтле профессиональ фотографлар һәм фотография сөючеләр!
Фотобәйгене оештыручылар сезнең фотоконкурста актив катнашуыгызга өмет белдерә. Россия фотография тарихында беренче тапкыр авыл темасы мөстәкыйль тема буларак күтәрелә. Нәкъ менә авылда милли мәдәниятнең чишмә башы формалашкан, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары тупланган. Шул ук вакытта, заманча авылның көнкүреше, авыл халкының тормышы шактый үзгәргән.
Юбилей елында конкурска килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмәләр сериясен оештыру да планлаштырыла. Җиңүчеләрнең эшләре белән презентация фотоальбомын чыгару да күздә тотыла.
Фотоконкурс турында нигезләмә «Туган авылым» Милли комплексы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге сайтларында, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган: https://mincult.tatarstan.ru/respublikanskiy-fotokonkurs-tugan-avilim-rodnaya.htm
Белешмәләр өчен телефон: +79674639088
Е-mail: photokonkurs_ tug-aul@mail.ru; volga@mail.ru