Фотоконкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумының Мәгълүматлаштыруга һәм илкүләм проектларны гамәлгә куюга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Комиссия, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат техлоногоияләре һәм элемтә министрлыгы, төбәк проект офислары, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе.
Конкурс 1 июньнән 20 декабрьгә кадәр өч этапта үткәрелә:
• 1нче этап (муниципаль): 1 июнь-15 октябрь - муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыю;
• 2нче этап (муниципаль): 15 октябрь-1 декабрь - муниципаль берәмлекләрдә фотоконкурсның республика этабы өчен фотографияләр сайлап алу;
• 3нче этап (республикакүләм): 1 декабрь-10 декабрь - фотографияләрне республиканың конкурс комиссиясенә җибәрү;
• 4нче этап (республикакүләм): 10 декабрь-20 декабрь - җиңүчеләрне билгеләү, фотоконкурска йомгак ясау.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында урын алачак, аларны шулай ук Татарстан Республикасының күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтү планлаштырыла.