«Гринландия» чаралары быел дистанцион форматта узачак

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Оештыру комитеты «Гринландия» авторлык җыры фестивален кичектереп тору турында карар кабул итте.

«Гринландия» фестивале ел саен яшь, талантлы һәм амбициоз авторлар һәм башкаручыларны барлый, аларның иҗатын киләчәктә дә үстерергә ярдәм итә.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять һәм массакүләм чараларның гамәлдән чыгарылуы  сәбәпле,  ел саен июль аенда Киров өлкәсендә бөтен Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар катнашында  уза торган «Гринландия» авторлык җыры фестивале киләсе елга күчерелде.

"Без фестивальне барысы өчен дә кызыклы итү юнәлешендә эшләүне дәвам итәбез, яңа конкурслар башлап җибәрәбез һәм яңа виртуаль мәйданчыклар ачабыз, - дип сөйләделәр оештыру комитетында. - Бу проектларның барысы да 2020 елда да үстереләчәк. - Без бер генә турыдан-туры эфирның да, яраткан артист чыгышы язмасының да җанлы аралашуны алмаштыра алмаячагын аңлыйбыз, әмма бүген фестивальне оештыручылар өчен төп өстенлек — кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге. Һәм, әлбәттә, без 2021 елда Гринландиянең  иң югары дәрәҗәдә узуын тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз".

Быел фестивальнең барлык проектлары да дистанцион рәвештә тормышка ашырылачак.

Яңалыкларны һәм конкурсларны рәсми сайтта карап була: https://grinlandia.ru/. Биредә  үк «Халык җиңүчесе» исеменә лаек булучының һәм читтән торып үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең  кем икәнен белеп булачак. Конкурска 75 төбәктән һәм 11 илдән 3 меңнән артык гариза килгән. Жюри 10 лауреат һәм 32 дипломантны билгеләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International