Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган китапханәсендә булды һәм электрон уку билетын рәсмиләштерде

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы яңартылган 26 нчы китапханә-филиалында булды (Клара Цеткин, 11). Китапханә 2019 елда заманча архитектура-планлаштыру хәл ителешләре һәм инновацияле технологияләр кулланып яңартылган.

Бүген бу – Казанда китап саклау һәм заманча җәмәгать киңлеге вазыйфаларын берләштерүче бердәнбер китапханә. Монда төрле чаралар уздырыла: әдәби стендаплар, лекцияләр һәм дәресләр. 

Рөстәм Миңнеханов китапханә бинасын карап чыкты. Компьютерлар кабинетында, балалар бүлмәсендә һәм уку залында булды, шулай ук китапханәгә килүчеләр өчен эшләнгән технологияләр һәм электрон сервислар белән танышты. Китап фондының гомуми күләме – 75,4 мең нөсхә.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, китапханәдә электрон уку билетын теркәргә мөмкин. Ул республиканың бөтен территориясендә дә гамәлдә була һәм аның буенча Татарстанның теләсә кайсы китапханәсендә хезмәт күрсәтелергә мөмкин. Аны рәсмиләштерү өчен паспорт кына кирәк (14 яшькә кадәрге балалар өчен – ата-аналары паспорты).

Татарстан Президенты бу яңалыкны хуплады һәм үзенә электрон уку билетын рәмиләштерде. Бу карта ярдәмендә Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңә хезмәт күрсәтү станциясе аша «Тукай буенча татар кодексы» китабын алды. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов китапханә фондына «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» җиде томлыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабын бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International