РФ Мәдәният министрлыгы «Мәдәни инициатива» проект программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән «Мәдәни үзәк. Яңа формат» конкурсы нәтиҗәсендә ачыкланган иң яхшы тәҗрибәләрне атады.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелде:
• Клуб тибындагы авыл мәдәни-ял итү учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (җирлек дәрәҗәсе);
• Клуб тибындагы район яки шәһәр мәдәни-ял итү учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (муниципаль дәрәҗә);
• Клуб тибындагы төбәк мәдәни-ял итү учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырылган проект (субъект дәрәҗәсе).
«Мәдәният» илкүләм проекты чараларын тормышка ашырганда без мәдәният йортлары эшен оештыруны үзгәртү турында күп сөйлибез. Бу - мәдәният учреждениеләренең киң таралган челтәре. Ел саен бөтен ил буенча йөзләгән мәдәният йорты төзелә һәм ремонтлана. Бу - яңа, заманча объектлар, һәм без аларны чынбарлык таләпләренә җавап бирерлек, бай эчтәлекле, барлык уңайлыклары булган популяр ял үзәкләренә әверелдерү бурычын куябыз. Әлеге конкурс ярдәмендә мәдәният йортлары эшенең иң яхшы практикалары башка регионнарга да таратылачак», - дип белдерде РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.
Конкурста Россия Федерациясенең 77 төбәге катнашты, барлыгы 172 гариза тапшырылган иде. Җиңүчеләрне мәдәният-ял итү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрдән торган эксперт советы билгеләде.
«Мәскәү» мәдәни үзәге. Буыннар синергиясе» конкурста муниципаль дәрәҗәдәге проектлар арасында җиңүче дип табылды.
Конкурсны гамәлгә куючылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт Халык иҗаты йорты.
Конкурс Россия Мәдәният министрлыгының "Мәдәният йорты. Яңа формат" ведомство проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты - мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрдә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм бүләкләү, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерү, мәдәни-ял итү өлкәсендә социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм итү, мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренең уңай имиджын формалаштыру.
Конкурста федераль һәм муниципаль мәдәни-ял учреждениеләре катнаша ала. Җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм I, II яки III дәрәҗәдәге диплом тапшырыла.