Ирада Әюпова Апас районында ике мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры эш визиты белән Апас муниципаль районында булды. Капиталь ремонттан соң биредә берьюлы ике мәдәният объекты ачылды. Шуларның берсе - Танай-Турай авылы клубы. Объект район ярдәме белән реконструкцияләнгән.

"Бүген Танай-Турай авылында бәйрәм. Биредә матур, заманча бина ачыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт", - диде тантанада район җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Соңрак тантаналы шартларда Урта Балтай авыл мәдәният йорты да кулланылышка тапшырылды. Объект мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы  кысаларында ремонтланды. Бинада фасад һәм түбә яңартылды, тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, тузган коммуникацияләр алыштырылды.

Якын көннәрдә районда тагын ике объект - балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Аларда да  ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Мәдәният министры Ирада Әюпова районда мәдәният өлкәсендә башкарыла торган эшләрне югары бәяләде. «Авылда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты булса, аның киләчәге бар. Мин сезнең өчен бик шат. Киләчәктә дә Равил Фәритович белән бергәләп зур төзелеш эшләре башкарырбыз дип уйлыйм», – диде Ирада Әюпова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International