Бүген ТР Мәдәният министрлыгында ТАССРның 100 еллыгына багышлап чыгарылган маркаларның истәлекле нөсхәләрен тапшыру тантанасы булды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Истәлекле почта билгеләрен ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Милли музее директоры  Гөлчәчәк Нәҗиповага һәм «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Айрат Сибагатуллинга тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы 27 майда  узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев катнашты. Почта маркасы 250 мең нөсхәдә бастырылган. Анда  Татарстан гербы, милли орнамент, республиканың истәлекле урыннары, шулай ук төбәкнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларындагы казанышлары сурәтләнгән. Бүген истәлекле нөсхәләр  республика музейларына саклауга тапшырылды. Берсе - Милли музей, икенчесе – Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее фондларына куелды.

Сүз уңаеннан, Милли музейда республикабызның 40 еллык һәм 50 еллык юбилеена чыгарылган истәлекле почта блоклары бар инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International