22 һәм 23 май көннәрендә Казанда «Адаптация» онлайн-концерты узды, ул үзенә Россиянең төрле шәһәрләре һәм бөтен дөнья тамашачыларын берләштерде. Иҗади лаборатория тарафыннан оештырылган чараның максаты - Россия хастаханәләре хезмәткәрләренә шәхси саклану чаралары һәм төшке ашлар сатып алу өчен акча җыю.
"Адаптация" - 16 музыкант, 14 рәссамның хезмәт нәтиҗәсе. Коллективларның чыгышлары кино төшерү павильонында узган, анда барлык куркынычсызлык чаралары төгәл үтәгән, ә мәйданчыкта кеше саны алтыдан артмаган.
Биредә Казанның түбәндәге иҗат коллективлары катнашкан: Transplanetary Spaceship, KRAPIVA, zeeborah, Байару Такшина, Twilight Illusions, контрольные отпечатки, Fault Justification, Борис Гейст, Pavel Vavilov, jheeze, Lyset og varm, Space Hiatus, кудзо, AB.
«Адаптация» Илдар Якубов, Ксения Eye Eye Гузнова, Лена Потурец, Камилә Клектика, Shaq,» “Самолетик" иҗат берләшмәсе, Нади Кимельяр, STEVE KARTON, Vurt, Тимур Һадиев, Мартин Мөхәммәтҗанов, Djonathan Lindaive һәм Shanti кебек рәссам эшләре белән үрелеп барган.
Концерт «ВКонтакте» иҗат лабораториясенең рәсми төркемендә узды. Бүгенге көндә алар 312 000 тапкыр каралган. Чыгышларны хәзер дә тыңларга һәм карарга була:
1нче көн https://vk.com/adapt_event?w=wall-195144826_103
2нче көн https://vk.com/adapt_event?w=wall-195144826_105
Концерт арт-лабораториядән гыйбарәт иде, анда музыкантлар һәм рәссамнар чикләнгән вакытта, бер-берсеннән еракта әсәрләр иҗат иткән. Концертның максаты коронавирус белән көрәштә алдынгы сафта торучы медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Акча җыю дәвам итә, чарага хәзер дә үз өлешеңне кертергә була
«https://vk.com/adapt_event».