Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Кадерле дуслар!

Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!

Китапханәләр төрле чорларда рухи һәм мәдәни тормыш үзәкләре, яңа белем алу өчен абруйлы урын, дөреслеккә туры килә торган мәгълүмат чыганагы булып санала. Безнең халык китапка һәрвакыт игътибар белән карады, китап хәзинәләрен саклаучыларны хөрмәтләде, бу традициягә тарихыбызның иң катлаулы чорларында да тугры калды. Бүгенге көндә китапханәнең иҗтимагый тормыштагы роле дә арта, ул хәзер интеллектуаль ял итү, шәхси үсеш, гаилә белән вакыт үткәрү урыны да,  социаль, мәдәни һәм белем бирү проектларын тормышка ашыру өчен мәйданчык та.

Без сезнең белән  хәзер өйдән чыкмыйча гына китапханә хезмәтләреннән файдалана алабыз, элек моны күз алдына да китереп булмый иде. Әмма басма яки электрон китап - ул һәрвакыт мәдәният һәм мәгариф нигезе.

Китапханәче белем һәм рухи байлык дөньясына сәяхәт кылганда безнең ярдәмчебез булып тора. Күптөрле мәгълүмат арасында үзеңә кирәген табып алу  елдан-ел катлаулана бара, һәм нәкъ менә китапханә хезмәткәрләре – интеллигенцияле һәм белемле кешеләр – безгә дөрес китап сайлап алырга булыша.

Әлеге бәйрәм - бу кешеләрнең хезмәтен билгеләп үтү, үзләрен кешелекнең мәдәни һәм интеллектуаль байлыгын саклауга багышлаучыларга аерым рәхмәт сүзләрен белдерү өчен менә дигән форсат. Бу өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә төбәгебезнең мәдәни тормышы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре һәм сайлаган һөнәрләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерәм! Сез - чын энтузиастлар һәм үз эшегезнең осталары. Сезнең җәмгыятькә ясаган  йогынтыгыз бәяләп бетергесез.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иҗади ниятләрегез тормышка ашуын, китапханә эшен үстерүдә яңа һөнәри казанышлар телим!

 

И. Х. Әюпова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International