27 майда Россиядә Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 26нчы тапкыр үткәрелә. Китапханәче көне беренче тапкыр рәсми рәвештә 1995 елның 27 маенда узган. Бәйрәмнең барлыкка килү инициативасы белән Россия китапханәләр ассоциациясе һәм аның җитәкчесе В.Н.Зайцев чыккан. 200 ел элек нәкъ бу көнне беренче халык китапханәсе оештырыла. Башта ул Император исемен йөртә, соңрак Россия Милли китапханәсе дип үзгәртелә.
Бу көнне илнең күп кенә китапханәләрендә ачык ишекләр көне игълан ителә. Тематик күргәзмәләр оештыралар, килүчеләр өчен әңгәмәләр һәм лекцияләр, шулай ук һөнәр ияләре үз осталыкларын күрсәтә ала торган конкурслар үткәрәләр. Быел популяр акция беренче тапкыр онлайн-режимда узачак. Көн дәвамында Татарстан китапханәләренең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә төрле тематик чаралар узачак: виртуаль экскурсияләр, китап күргәзмәләре һ. б.
Бөтенроссия Китапханәләр көненә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе берничә виртуаль чара әзерләде:
Китапханәнең мәгълүмат-библиография бүлеге китапханә эше һәм библиография буенча виртуаль китаплар күргәзмәсенә чакыра, ул түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала::
• Китапханәләр һәм хәзерге заман
Виртуаль күргәзмә сылтамасы: https://www.youtube.com/watch?v=0t15caG5g_0&feature=emb_logo
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Кремль ур., 33 нче йорт) Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханә – вакыт агымында» дип исемләнгән виртуаль китап күргәзмәсе белән танышырга һәм үткәнгә виртуаль сәяхәт кылырга тәкъдим итә: дөньяның иң борынгы китапханәләрендә - Александрия (б.э. кадәр III гасыр), Пергама, Цельс китапханәсендә. Укучылар Ашшурбанипал китапханәсендә балчык китаплар белән таныша, Ватиканның серле китапханәсен күрә алалар.
Сәяхәт дөньяның заманча милли китапханәләрендә, китапханәчеләр тарафыннан җыелган һәм кадерләп саклана торган чын белем хәзинәләрендә дәвам итәчәк. Заманча китапханә нәрсә ул, киләчәктә ул нинди булачак? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Китапханә – вакыт агымында» күргәзмәсе аша белергә мөмкин.
https://www.youtube.com/watch?v=cdrr4j2r0vY&feature=emb_logo
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге кулланучылар игътибарына 1906 елда Казанда ачылган «Көтепханәи Исламия» мөселман китапханәсенә багышланган «Китапларда – халык хәтере» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
«Китапларда – халык хәтере» виртуаль күргәзмәсе: https://www.youtube.com/watch?v=6lu_D5HmK5Q&feature=emb_logo
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Гомумроссия Китапханәләр көненә ике күргәзмә тәкъдим итә: "Бергә укыйбыз" һәм «Үткәнгә кайтыйк: Казан губернасы китапханәләре турында».
Беренче этапта китапханә эшчәнлегенең теориясе һәм практикасы буенча басмалар тәкъдим ителә.
Күргәзмәнең төп өлешендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тарихы һәм бүгенге көне турында массакүләм мәгълүмат чараларында көн күргән басмалар урын алган.
Шулай ук күргәзмә китапханә эшчәнлегенең күпкырлы булуын күрсәтә, анда шәхси һәм массакүләм эш формалары үзара үрелеп бара. Бу - кызыклы кешеләр белән очрашулар, иҗади берләшмәләр, китапханәдән читтә халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа партнерлар белән креатив проектлар һәм башкалар.
«Бергә укыйбыз» виртуаль күргәзмә-презентациясе : https://www.youtube.com/watch?time_continue=6&v=XrRe5uojMQ4&feature=emb_logo
Вакытлы матбугат бүлегенең икенче виртуаль күргәзмәсе - «Казан губернасы китапханәләре турында»
https://www.youtube.com/watch?v=nIKP0ZqBaeY&feature=emb_logo
Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган программаны республиканың башка китапханәләре дә әзерләгән.
Шулай итеп, Республика яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәрләре үз укучыларын китапханә заллары буйлап виртуаль экскурсиягә чакыра. Шулай ук программада: җанлы музыка астында татар халык әкиятләрен онлайн-уку, Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр, Китапханәләр көненә багышланган презентация һәм, әлбәттә инде, укучылардан һәм хезмәттәшләрдән котлаулар.
Республика балалар китапханәсе ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган презентация тәкъдим ителде.
• https://instagram.com/rdb_rt
• https://vk.com/rdbrt81
• http://rdb.tatar/ru
•https://www.youtube.com/channel/UCxdLFCBlrPuu8wgf2BMKaIg?view_as=subscriber
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Китапханәгә ничек узарга? Флешмобы, «Китапларда милләт язмышы» кычкырып уку түгәрәге, әдәби кунакханә оештыра.