Елена Петровна Блаватскаяга багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Елена Петровна Блаватскаяга багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать конкурсы 21, 22 ноябрьдә Воронежда узачак IV Халыкара теософия Конгрессы кысаларында үткәрелә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйге иҗатларында әхлак, рухи эзләнү, гомумкешелек кыйммәтләрен, игелек, шәфкатьлелек идеалларын пропагандалау, дин, фән, фәлсәфә һәм мәдәният бердәмлеге идеяләре чагылган талантлы рәссамнарны ачыклау максатыннан уздырыла.

Конкурста катнашу бушлай. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Эшләр төрле сәнгать стильләрендә башкарылырга мөмкин.

Катнашу өчен гаризаны, фотоларны 2020 елның 15 октябренә кадәр оештыру комитетына  җибәрергә кирәк, e-mail: kongressto@mail.ru. Сайлап алу нәтиҗәләре 2020 елның 18 октябренә елга кадәр билгеле булачак. Җиңүче «Теософия» фонды призын Халыкара теософия Конгрессы ачылышында алачак.

Халыкара теософия Конгрессының оештыру комитеты: kongressto@mail.ru 

тел/ WhatsApp +7 (926) 910-92-77, Мәскәү шәһәре

тел/ WhatsApp, +7 (917) 515-88-57, Воронеж шәһәре

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International