25 майга каршы төндә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан университетының атказанган хезмәткәре, республиканың танылган, хөрмәтле һәм абруйлы музей эшлеклеләренең берсе Стелла Владимировна Писарева 96 яшендә вафат булды.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе музей эшен үстерүгә һәм мәдәни мирасны саклауга фидакарь хезмәт иткән уникаль кеше арабыздан китте.
Стелла Владимировна Писарева 1925 елның 28 февралендә Житомир өлкәсенең Бердичев шәһәрендә туа. 1946 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шул ук елны А.М.Горький музеена (хәзер А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее) килә, анда 1964 елга кадәр эшли. 1964-1978 елларда Стелла Владимировна ТАССР Дәүләт музеенда директорның фәнни эш буенча урынбасары вазыйфасын башкара, фәнни-тикшеренү юнәлешендә генә түгел, ә күргәзмәләр һәм масштаблы экспозицияләр оештыру белән дә шөгыльләнә.
С.В. Писареваның яңа республика музейларын булдыруга керткән өлеше зур. Аның җитәкчелегендә Бөгелмә шәһәрендә Я.Гашек музее, Чувашия АССРның Козловск шәһәрендә Н. И.Лобачевский музее, Чаллы шәһәрендә Шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше тарихы музее, Кырлай авылында Г.Тукай музее оештырыла.
Биографиянең яңа этабы 1978 елда, Стелла Владимировна Казан университетының тарих музеена оештыручы булып килгәч башлана, биредә ул кырык елга якын директор була.
Күп еллар дәвамында Стелла Владимировна Урта Идел төбәгендәге югары уку йортлары музейларының фәнни-методик советын җитәкли, Россия Федерациясе Югары уку йортларының фәнни-методик советы идарәсе әгъзасы булып тора. 1950 нче елларда ул республика хәрби-шефлык комиссиясе рәисе урынбасары, 1960 нчы елларда «Белем» җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе яшьләр комиссиясе рәисе урынбасары була. Ул Совет-Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең Казан шәһәр бүлеген оештыручыларның һәм инициаторларның берсе, 30 елга якын шәһәр, ә аннан соң республика бүлекчәсе Идарәсе рәисенең беренче урынбасары була.
Стелла Владимировна гомеренең соңгы еллары А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее белән бәйле иде, биредә ул концертларны һәм Казан, Татарстанның мәдәни эшлеклеләре белән очрашуларны оештыручы була.
Стелла Владимировнаның хезмәт эшчәнлеге - ул үз һөнәренә тугрылыклы һәм фидакарь хезмәт итү юлы.
Күпьеллык эшчәнлеге өчен Стелла Владимировна «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була, «Фидакарь хезмәт өчен», «В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан», «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Президенты, Россия Музейлар Союзының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, аңа «Казан университетының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Музей берләшмәсе мавыгучан һәм хезмәт сөючән хезмәттәшен, югары дәрәҗәдәге профессионалны югалтты. Хезмәттәшләре Стелла Владимировнаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.