Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР Хөкүмәте грантлары конкурсына заявкалар кабул итү тәмамлана

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Иртәгә,  2020 елның 26 маенда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсына заявкалар кабул итү тәмамлана.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә һәм учреждениеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын гамәлгә кую турында» 2008 елның 21 ноябрендәге 826 номерлы карары нигезендә үткәрелә.

Катнашу өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният, сәнгать, кинематография учреждениеләре: театр-тамаша, концерт оешмалары, цирклар, музейлар, музей-тыюлыклар, күргәзмә заллары һәм картина галереялары, мәдәни-ял итү учреждениеләре, китапханәләр, балаларга мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният өлкәсендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, кино учреждениеләре, башка мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре чакырыла.

Конкурста катнашу өчен гариза документлары электрон рәвештә (pdf форматында) 26 май 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителәчәк: irtimkrt@mail.ru.

Элемтә өчен телефон: (843) 264-75-14.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны, шулай ук документ формаларын түбәндәге сылтама буенча карап була: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-2020.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International