ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Чаллыдагы  татар драма театры төзелеше белән танышты

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды һәм татар драма театрының төзелеш эшләре барышы белән танышты.

«Евростиль» компаниясенең участок җитәкчесе Айрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, объектта эшләр берьюлы берничә юнәлештә алып барыла: реконструкция, коммуникацияләрне алыштыру, һәм бизәү. Эшләрне этаплап башкарудан  коронавируска бәйле  чикләүләрдән соң  баш тартканнар.

«Җиһазларның бер өлеше чит илдән килергә тиеш иде. Тик чикләр ябылу сәбәпле, тәэмин итү графигында өзеклек булды. Шуңа күрә объекттагы эшне  секцияләргә бүлеп башкару турында карар кабул ителде.  Төзелешнең һәр өлешендә  тышкы тәэмин ителешләрдән бәйле булмаган эшләр үтәлә», — дип билгеләп үтте Җиһаншин.

Аның сүзләренә караганда, беренче булып бинаның административ өлеше әзер булачак.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, төзүчеләр театр җитәкчелеге белән даими элемтәдә булырга тиеш. «Шулай да бу гадәти генә  төзелеш түгел. Чаллыда Россия театрларының иң яхшы сыйфатларын  үз эченә алган бина барлыкка килергә тиеш.  Аңа төрле алымнар: түшәмнәрне бизәү, көзгеле диварлар урнаштыру аша  ирешергә була. Бу яктан, мәсәлән, Самара яшь тамашачылар театрының тәҗрибәсе  кызыклы. Анда барып карарга да соң түгел дип уйлыйм», - дип тәкъдим итте ул.

Министр өй туен яңа театраль  сезон  ачылганда уздырырга өмете барлыгын  белдерде. «Труппа бер ай - ай ярымга иртәрәк килеп, театр җиһазларын монтажлауда катнашырга, бәлки, үз төзәтмәләрен кертергә тиеш», — дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында мәдәният министры РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуларын һәрвакыт игътибар белән күзәтеп баруын әйтеп  үтте. «Әлбәттә, Рөстәм Нургали улының  дәүләт җитәкчесенә сөйләрлек сүзләре җитәрлек, республика икътисады өлкәсендә проблемалар да күп, казанышлар  да  зур, әмма ул мәдәният темасын да читләтеп үтми. Очрашуларның берсендә ул  кичекмәстән реконструкция таләп иткән  төп өч объектны билгеләде. Бу - ТР Милли китапханәсен, Түбән Кама драма театрын яңарту һәм Чаллыда мәдәни инфраструктурага бәйле вәзгыятьне төзәтү. Күргәнебезчә, объектларны реконструкцияләү актив алып барыла: Түбән Кама драма театрын ремонтлау төгәлләнде, тиздән Милли китапханәне ачу булачак, Чаллы татар театрында күләмле  эшләр дәвам ителә. Татарстан җитәкчесенең  сүзләре һәм эшләре һәрвакыт  бергә бара», - дип ассызыклады спикер.

Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, татар театрын реконструкцияләү — арзанлы проект түгел. Ул федераль һәм республика акчаларына  гамәлгә ашырыла, аның бәясе миллиард сумнан артып китә.

«Безнең аңлавыбыз буенча, татар театры заманча коммуникатив мәйданчыкка әйләнергә тиеш, ул үз тирәсендә буыннарны  берләштерә һәм милли мәдәниятне һәркем өчен актуаль һәм кызыклы итә алачак», — диде министр.

Аның сүзләренә караганда, яңартылган Чаллы театрына җитди бурычлар йөкләнә. «Бирегә кешеләр чираттагы мәгълүмат алу өчен түгел, ә рухи  рәхәтлек алу өчен килергә тиеш», — дип ассызыклады Әюпова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International