«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан сәнгать мәктәбенә яңа музыка уен кораллары кайтарылды

2020 елның 22 мае, җомга

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә Югары Ослан районының яшь музыкантлары 3 фортепиано, 6 скрипка, 8 гитара, зур барабан, тамбурин, тавышлы инструментлар һәм тавыш җиһазлары алды. Икенче юлы тагын 4 баян, 6 аккордеон, 2 фортепиано, рояль һәм күпсанлы аксессуарлар алып килергә планлаштырыла. Күптән түгел мәктәптә яшь рәссамнар өчен мич һәм өч чүлмәк әйләндерү җиһазы, шулай ук дәресләрне кызыклырак итү өчен  оргтехника барлыкка килде. Май ахырына биредә мебель (өстәлләр, шкафлар, стеллажлар һ.б.), шулай ук методик әдәбият һәм уку материаллары көтелә. Сәүдә нәтиҗәләре буенча балалар сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңарту өчен каралган финанслау  бәясе - 7 598 794 сум.

«Мәктәп күп еллар эчендә беренче тапкыр шундый зур күләмдә җиһазлар ала һәм бу учреждениенең 50 еллык юбилеена иң яхшы бүләк. Шатлыгыбызны сүз белән генә аңлатып булмый. Мәктәпнең музыка уен кораллары паркы бик искергән һәм бу проект безнең өчен бик зур әһәмияткә ия. Яңа коралларда шөгыльләнү - безнең барыбыз өчен дә зур бәхет», - диде сәнгать мәктәбе директоры Ольга Киреева.

Югары Ослан районының сәнгать мәктәбе үзенең музыкантлары һәм рәссамнары белән дан тота. Аны тәмамлаучылар Казанның һөнәри уку йортларында белем ала. Яшь биючеләр дә зур уңышларга ирешә. Һәм бүгенге вакыйга педагоглар һәм балалар өчен генә түгел, әти-әниләр һәм сәнгатьне яратучылар  өчен дә зур шатлык.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасы (Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) ярдәм алачак. Бу максатларга 106384 500 сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 61 703 000 сумы - федераль бюджеттан, 44 681 500 сумы – республика бюджетыннан. «Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстан Республикасы барлык куелган бурычларны тулысынча үтәде, максатчан күрсәткечләргә иреште. 64 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 2 модель китапханә һәм 5 виртуаль концерт залы булдырылды, АРТEFACT платформасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турындагы экспозиция белән мультимедиа-гид урнаштырылды, масштаблы фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелде, «Мәдәният волонтерлары» программасына 373 кеше җәлеп ителде, Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында тармакның 372 белгече укытылды, 250 китап цифрлаштырылды, Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның 2 проекты тормышка ашырылды, Татарстан Республикасы бюджетыннан үзешчән иҗат коллективларына 10 грант бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International