«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Интермузей-2020» музейара конкурс-фестивале финалистлары арасында

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

«Интермузей-2020»  фестивале кысаларындагы музейара конкурсның   финалына  18 музейдан 20 проект узды.  Барлыгы 4 номинация  буенча көч сынаштылар: «Белем бирү-агарту эшчәнлеге», «Фәнни-тикшеренү, реставрация эше», «Төбәкара хезмәттәшлек», «Махсус аудиторияләр белән эшләү».

Конкурсның йомгаклау этабында Космонавтика мемориаль музее, «Царицыно» дәүләт тарихи-архитектура, сәнгать һәм ландшафт музей-тыюлыгы, Калуга сынлы сәнгать музее, «Куликово поле» дәүләт музей-тыюлыгы, Дәүләт Рус музее, Дәүләт тарих музее, Пермь дәүләт сәнгать галереясы, Карелия Республикасы Сынлы сәнгать музее, Дәүләт дин тарихы музее, «Казан Кремле»  дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Царское Село» дәүләт музей-тыюлыгы; Дәүләт Дарвин музей-тыюлыгы; «Сталинград сугышы» Дәүләт тарихи-мемориаль музей-тыюлыгы; М.Т.Калашников исемендәге ату коралы музей-күргәзмә комплексы; Севастополь хәрби-тарихи музей-тыюлыгы; Җиңү музее; Пермь туган якны өйрәнү музее; И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе Туган якны өйрәнү музее.

Конкурс нәтиҗәләре 26 майда билгеле булачак. Жюрины быел А.С.Пушкин дәүләт музее директоры Евгений Богатырев җитәкли. Җиңүчеләрне фестивальнең соңгы көнендә 29 майда игълан итәчәкләр.

Белешмә өчен:

«Интермузей-2020» XXII Халыкара фестивале 2020 елның 27-29 маенда беренче тапкыр яңа цифрлы форматта узачак. Ул Россия Федерациясенең барлык федераль округларыннан 400 гә якын катнашучыны берләштерәчәк. Фестиваль структурасы интерактив музей экспозициясен, вебинарлар форматындагы эшлекле программаны һәм һөнәри музейара конкурсны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International