«Каравон» рус халык бәйрәме онлайн режимда узачак

2020 елның 22 мае, җомга

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында 23 майда традицион «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуы сәбәпле,  быел бәйрәм онлайн-форматта узачак, бу исә рус мәдәниятен яратучыларга анда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйрәм марафоны 11.00 сәгатьтә башлана һәм 10 сәгатьтән артык дәвам итә. Программада - иҗат коллективлары  чыгышлары, #КаравонОнлайн яшьләрнең рус мәдәнияте  буенча интерактив онлайн-фестивале, Казан шәһәренең рус фольклор үзәге, А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге хезмәткәрләренең, шулай ук Лаеш районының Никольское авылында яшәүчеләрнең  осталык дәресләре. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларга сәламләү сүзе белән башланып китәчәк.

Бәйрәм чаралары программасы

2020 елның 23 мае:

11:00 - «Каравон» рус халык бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты (социаль челтәрләрдә һәм ютуб-каналда)

12:00 - «Каравон» рус халык бәйрәме тарихына һәм традицияләренә багышланган программа (Татарстан – Яңа Гасыр телеканалы, "Каравай" телепроекты)

13:00-15:00 - #КаравонОнлайн яшьләрнең рус мәдәнияте  буенча интерактив онлайн-фестивале (1 өлеш). «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе мәйданчыгында онлайн-трансляция:

• осталык дәресләре: «Күкрәк бизәкләре», «Мәрҗәннән үрү», «Курчаклар ясау»;

• иҗат коллективлары чыгышлары

• призлар белән интерактивлар, конкурслар үткәрү һәм алдынгы белгечләр, рус традицион мәдәниятен белүчеләр белән турыдан-туры аралашу.

19.00-21.00 - КаравонОнлайн яшьләрнең рус мәдәнияте  буенча интерактив онлайн-фестивале (2 өлеш)

Оештыручылар:

• Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Лаеш муниципаль районы

• «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, «Татарстан халыклары Ассамблеясы», «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ, «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе», Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы, «Казан дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» ДБУ, Казан шәһәренең рус фольклор үзәге һ. б.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында рус халык бәйрәме "Каравон" күп еллар үткәрелә. Соңгы вакытта ул Татарстан Республикасыннан читтә зур популярлык казанды һәм Россиянең мәдәни киңлегендә танылган брендка әверелде.

Белешмәләр өчен телефон: 89172824678, 89172644873.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International