ТР Президенты ярдәме белән «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре илнең иң яхшы югары уку йортында белем алачак

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларын һәм җиңүчеләрен Россиянең иҗади югары уку йортларына һәм махсус һөнәри уку йортларына укырга кертү өчен әзерләү эше башланды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан - «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләрне 15 ел дәвамында Россия театр сәнгате институтында (РИТИ-ГИТИС) бюджет акчалары хисабына һәм максатчан  рәвештә укыта торган Россиянең  бердәнбер төбәге. Коронавирус пандемиясенә карамастан, бу эш быел  да дәвам итәчәк.

ВГИК, ГИТИС һәм Щукин исемендәге Театр институты яңа шартларда абитуриентлар белән онлайн-форматта таныша. Хәзер абитуриентлар видеога төшерелгән актерлык визиткаларын интернет аша педагогларына җибәрә.

Бу инде иҗади уку йортларына гаризалар санының берничә тапкыр артуына һәм укырга керергә теләүчеләр арасында конкуренция үсүенә китерде. Онлайн-сайлап алынганнан соң югары уку йортларына белгечлекләр буенча кабул итү якынча август аенда узар дип көтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең уникаль видеостудиясе ярдәмендә бүгенге көндә Татарстанның иҗади яшьләре профессиональ җиһазларда актерлык визиткасын яздыру мөмкинлегенә ия.

Бу еллар эчендә ГИТИСта гына да Татарстан фестиваль хәрәкәтенең йөзгә якын лауреаты белем алган, алар барысы да бүген Россия сәхнәсендә генә түгел, ә дөнья сәхнәсендә дә тәкъдим ителә. Әйтик, Татарстаннан опера җырчысы, «Йолдызлык» Гран-при иясе һәм ГИТИСны тәмамлаган Рузил Гатин берничә ел дәвамында Европаның иң яхшы опера сәхнәләрендә эшли һәм чыгышларының географиясен һаман да киңәйтә.

Быел ГИТИСка кергән очракта, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларының Михаил Борисов, Валерий Гаркалин, Нонна Гришаева кебек күренекле педагогларда уку мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Һәр кеше тормышында иң мөһиме - үз педагогыңны, укытучыңны табу. ГИТИСта, Щукин училищесында танылган осталар укыта. Нәтиҗәдә, балалар чын, сыйфатлы белем ала, ул аларны гомер буе бәхетле итә. Минем өчен аларның уңышлы актерлар булудан тыш,  сыйфатлы педагоглар  булып  Республикаларына әйләнеп кайтулары, үзебезнең педагогик корпусны ныгытулары мөһим», - дип йомгаклады сүзен Дмитрий Туманов.

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале ТР Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел фестиваль хәрәкәте үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International