«Музейлар төне - 2020» онлайн: бөтен гаилә өчен кызыклы вакыйгалар афишасы

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

16-17 май төнендә зур мәдәни чара — Музейлар төне - 2020 узачак. Быел эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә,  популяр Бөтенроссия акциясе онлайн-форматта узачак. Анда Татарстанның йөздән артык музее: дәүләт, муниципаль, ведомство музейлары катнашыр дип көтелә. Программада: мастер-класслар, виртуаль күргәзмәләр, марафоннар, лекцияләр, уен программалары, әдәби-музыкаль кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, концерт программалары, квест-уеннар.

Акциянең темасы - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Төп бурыч - музейлардагы тематик чаралар  һәм онлайн формат аша аудиториянең игътибарын музей шедеврларына һәм коллекцияләренә, тарихка һәм мәдәни мираска җәлеп итү.

Балалар һәм өлкәннәр, өйдән чыкмыйча гына, уникаль экспонатлар, сирәк музей предметлары һәм китап басмалары, сәнгать әсәрләре, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турында кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән таныша алачак.

«Музейлар төне - 2020»  чаралар  афишасы түбәндәге сылтама буенча: /file/mincult/File/Ночь музеев.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International