VI Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү онлайн-форумына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга — VI Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Пандемия белән бәйле барлык чикләүләргә карамастан, форум үз эшен онлайн-форматта дәвам итә һәм тарихка өр-яңа һәм моңарчы күрелмәгән проект буларак кереп калачак. Катнашу өчен 2020 елның 5 июненә кадәр гариза җибәрергә һәм сайтта теркәлү узарга кирәк http://b2b.kamalteatr.ru/

Форумда катнашучылар онлайн-конференцияләр режимында лекцияләр тыңлый, семинарлар һәм лабораторияләрдә була алачак. Фестиваль-форумның педагоглары буларак Германия, Колумбия, Польша һәм Россиянең театр сәнгате һәм мәдәният өлкәсендәге менеджментның әйдәп баручы белгечләре һәм күренекле эшлеклеләре чыгыш ясый.

15-17 июньдә «Нәүрүз» фестиваль-форумы кысаларында театр мәгарифендәге яңалыкларга багышланган фәнни онлайн-конференция узачак. Театр эшлеклеләре, экспертлар, педагоглар һәм тәнкыйтьчеләр театр белем бирү өлкәсендәге бүгенге вәзгыять һәм тиз үзгәрүчән чынбарлык шартларында аның үсеш перспективалары турында фикер алышачак.

Цифрлаштыру чорында иҗади белем бирүнең киләчәге нинди? Цифрлы фикерләү актерның яшәү процессына, образлы фикерләү, драматургия үсешенә ничек тәэсир итә? Укыту алымнары һәм һөнәри инструментларны үзләштерү ысуллары ничек үзгәрә? Конференциядә катнашучылар бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырышачак.

Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT Бөтендөнья театр тренингы Институты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ITI), «Нәүрүз» Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумы. Конференциянең кураторы - профессор Юрий Альшиц (Германия). Конференциянең җитәкчесе һәм модераторы: Кристин Шмэлор (Германия). Конференциянең теле: инглиз Һәм рус.

Конференция турында тулырак мәгълүмат: https://www.theatreculture.org/network/iti-unesco-network-for-higher-education-in-the-performing-arts/online-conference/  Докладчы яки тыңлаучы буларак теркәлү өчен сылтама: https://forms кgle/tFo28uTEMMzhSHkQ6

Уку тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да VI Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумында катнашучы сертификатын алачак.

Оештыру мәсьәләләре буенча телефон: +7 916 507 60 04

Почта:  е-mail aliya.toporova@kamalteatr.ru (Топорова Алия).

Аккредитация: pr@kmalteatr.ru - 89274464542 (Илшат Латыйпов).

Форумны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге. Оештыручысы - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International