Республикада ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале призерлары Интернет челтәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган видеороликлар урнаштырды.
Җиңү көненә багышланган беренче видеороликларны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ әзерләгән, бу команда - «Наше время - Безнең заман» фестиваленең ике тапкыр гран-при иясе. Хәзерге вакытта Интернетта аларның өч видеоролигы тәкъдим ителгән.
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 6 видеоролик урнаштыру планлаштырыла. Алар телевидениедә тәкъдир ителер дип көтелә.
«Быел 9 май чараларында турыдан-туры катнаша алмаганлыктан, без концертка әзерләнгән номерларыбыз белән видеороликлар сериясен ясарга тәкъдим иттек. Киләчәктә аларны сәхнәдә дә куярбыз дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Дмитрий Пекунов.
Җиңү көненә багышланган роликлар өчен иҗади коллективның һәр катнашучысы үзен өендә килеш видеога төшергән. Барысы да бу эшкә иҗади якын килгән: яшьләр роликта гармунда уйный, бии, хәрби җырлар башкара. Алга таба барлык видеолар да тупланып монтажланган.
«Наше время - Безнең заман» фестиваленең башка катнашучылары да хәрби темага концерт номерлары һәм видеороликлар әзерли. Әлмәттән фестиваль лауреаты Максим Апраксин хәзерге вакытта «Үлемсез полк онлайн» акциясенә әзерлек баруын сөйләде. Эшче яшьләр фестивалендә катнашучылар 9 майда Instagram челтәренең туры эфирында сугыш турында шигырьләр укырга һәм бабаларының Бөек Ватан сугышында катнашуы турында сөйләргә планлаштыра.
Моннан тыш, бүгенге көндә коронавирус пандемиясе аркасында сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге булмаган кешеләрнең кәефен күтәрү өчен, «Наше время - Безнең заман» фестивалендә катнашучылар #пересидим карантин флешмобына багышланган видеоролик ясау өстендә эшли. «Авиаторлар» иҗат коллективы һәм Казан авиация заводы командасы капитаны Дмитрий Пименов сөйләвенчә, моның өчен эшче яшьләр фестивале гимны махсус үзгәртелгән. Роликта 10га якын иҗат коллективы катнашачак. «Роликта катнашучыларга җырлау гына түгел, биергә дә кирәк булачак. Безнең бурыч - үз-үзеңне изоляцияләү вакытында да фестивальнең дәвам итүен күрсәтү. Без хәзер эшлибез һәм буш вакытларыбызда видеоролик ясыйбыз», - дип хәбәр итте Д.Пименов.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак.
«Наше время - Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте материаллары буенча