Татарстан укучылары «Йөрәкләр елъязмасы» дигән бөтенроссия акциясенә кушыла ала

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы «Яндекс» компаниясе, «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Россия ветераннар берлеге белән берлектә «Йөрәкләр елъязмасы» дигән бөтенроссия акциясен башлап җибәрә. Барлык мәктәп укучыларының да  шигырь укып Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау яки Ватан өчен көрәшкән ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге бар.

Барлык язмалар да «Яндекс.Эфир» челтәрендә 2020 елның 9 маенда урнаштырылачак. Авторлар теләкләре буенча аларны #летописьюсердец, #культурныймарафон, #культуровень хештеглары белән үзләренең социаль челтәрләренә куя алалар.

«Поэзия иң авыр чорларда да кешеләргә рух ныклыгын һәм өметне саклап калырга ярдәм иткән. Без 9 Май алдыннан шигырь ярдәмендә ул канлы еллар аша үткән якыннарыбызны искә алырга һәм аларның батырлыгына хөрмәт күрсәтергә тәкъдим итәбез. Барлык теләүчеләрне дә акциядә катнашырга һәм ветераннарны котларга чакырабыз», - диде РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.

Шигырь укуга әзерлек өчен Россиянең халык артисты Евгений Миронов Саратов өлкәсе укучылары белән видео-мастер-класс үткәрде. Ул Александр Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан өзек-шигырьне уку үрнәген күрсәтте.  

«Йөрәкләр елъязмасы» акциясендә катнашу  шартлары

Акциядә 1-11 сыйныф укучылары катнаша.

Бөек Ватан сугышы темасына шигырь укып видеога яздырыгыз. Үзегез белән таныштырып, исем, фамилия, класс һәм  шәһәрегезне әйтеп, шигырьнең кемгә багышланганын,  әсәрнең авторын һәм исемен күрсәтегез. Әгәр сездә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында катнашкан туганыгызның портреты сакланган икән, аны видео аша тәкъдим итә аласыз, һәм бу ролик хәрәкәтнең социаль челтәрләрендә урнаштырылырга мөмкин.

2020 елның 8 маена кадәр видеороликны теләсә кайсы файл күчерүче система ("Яндекс.Диск", "Google.Диск", "Mail.Облако" һ.б.) аша йөкләтергә һәм аларга сылтамаларны letopisserdec@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Видеороликның дәвамлыгы - 15 секундтан 5 минутка кадәр. Сыйфаты: 1280 × 720 пиксель.

РФ Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International