Җиңү көне алдыннан Леонид Млечинның «Герои. Закаленные северной широтой» документаль фильмының онлайн-премьерасы була

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

8 май көнне 19.00 сәгатьтә Леонид Млечинның «Герои. Закаленные северной широтой» документаль фильмының онлайн-премьерасы була. Анда  актерлар  Павел Новиков, dj Грува һәм актриса Наталья Варлей катнаша. Онлайн-трансляцияне культура.рф  порталында һәм «Одноклассники» социаль челтәрендә карарга мөмкин. Тамашачылар картинаны  төшергән иҗат  төркеме вәкилләре белән аралаша алачак, аларның да һәркайсы бүген үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклап өйдә утыра.

«Герои. Закаленные северной широтой»  фильмы өч геройга -  Тула өлкәсендә туып-үскән очучы Борис Сафоновка, Петергоф егете, разведчик Алексей Ершовка һәм Пермь өлкәсендә туган артиллерист Иван Лоскутовка багышланган. Бу кешеләр, үз гомерләрен  кызганмыйча, Кольский ярымутравы өчен көрәшә, аның оборонасын фашистлар  Бөек Ватан сугышы дәвамында җиңә алмаган.

«Герои. Закаленные северной широтой» документаль фильмы «ЯЩЕР ПИКЧЕРС» студиясе тарафыннан «МЕДИА-ТРЕСТ» продюсерлык компаниясе катнашында һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы,  Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән төшерелгән. Картинаның режиссеры Сергей Ефремов, продюсерлары Дмитрий Власов һәм Дмитрий Щербанов.

Фильмны күрсәтү 9 Майда, Җиңү көнендә, илнең ivi, Окко, КиноПоиск HD һәм башка әйдәп баручы онлайн-кинотеатрларында старт ала. Әлеге мәйданчыкларда  Леонид Млечинның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тагын бер фильмын - «На Подвиг Отчизна зовет» картинасын да күреп  булачак. Дистрибьютеры - «Планета Информ» компаниясе.

Картина Мурманск шәһәре  вакыйгаларына, безнең портчылар, моряклар, очучылар, артиллеристлар, разведчиклар, дипломатлар, Мурманск портының өзлексез эшләвен тәэмин иткән барлык сугышчылары һәм командирларының батырлыгына  багышлана.

«На Подвиг Отчизна зовет»  фильмы шулай ук Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән төшерелгән.

Трансляциягә сылтамалар

https://www.culture.ru/live/9184/geroi-zakalennye-severnoi-shirotoi

https://ok.ru/live/1360080150239

 

«Герои. Закаленные северной широтой» трейлеры

https://youtu.be/9WCyE-MWTcY
 

йөкләтү өчен  https://1drv.ms/v/s!AqmnuVhPV2GLgYIhwyGZy8JeryX12g?e=kKUW5x
 

 «Герои. Закаленные северной широтой» постеры

https://1drv.ms/u/s!AqmnuVhPV2GLgYIg7EucO53o1egwXQ?e=qozwtf
 

 «Герои. Закаленные северной широтой» фильмының промо-кадрлары

https://1drv.ms/u/s!AqmnuVhPV2GLgYE9meHIVPxNOgIP9g?e=QInbDB

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International