Яңа коронавирус инфекциясе таралуына бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте кече һәм урта бизнеска, шул исәптән мәдәният өлкәсендә эшчәнлек алып баручы учреждениеләр һәм оешмаларга, ярдәм итү буенча кайбер чаралар күрде.
Мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүгә кертелгән чикләүләр аркасында, Россия Федерациясенең төрле субъектлары территориясендә урнашкан шәхси цирклар һәм зоопарклар да катлаулы финанс вәзгыятендә калды. Әлеге оешмалар Россия икътисадының COVID-19 таралуыннан аеруча зур күләмдә зыян күргән тармаклары исемлегенә керде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 мартыннан 19 номерлы карары).
Ярдәм чаралары исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: /file/mincult/File/29.04.2020_6102_Obry'valin S.G._Minnixanov R.N-2 (002).pdf