Узган атнада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Instagram-аккаунтында яшьләр өчен мәдәни эфирлар атналыгы башланды www.instagram.com/mincult_rt.
Беренче эфирларның хөрмәтле кунаклары:
Спикерлар мәдәни өлкәнең үз-үзеңне изоляцияләү вакытында онлайн-режимга күчеш чоры, бүген яшьләр өчен ачык булган кызыклы проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Эфирларны 3500дән артык тамашачы карады.
Проектны “Я – ДоброТворец” социаль – иҗат хәрәкәте җитәкчесе, "Мәдәният волонтерлары" иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Гөлфия Мотыйгуллина алып барды.
Киләсе очрашулар театрларга багышланачак.
Кунаклар:
Чәршәмбе 6.05.2020
Диләрә Хөсәенова - В.И.Качалов исемендәге Казан рус зур драма театрының әдәбият бүлеге буенча сәнгать җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Пәнҗешәмбе 7.05.2020
Жанна Мельникова - М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе.
Җомга 8.05.2020
Айгөл Горнышева - Казан яшь тамашачы театры директоры