Карен Шахназаров Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Татаркино» тарафыннан үткәрелә торган кино марафонын хуплады

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

«Татаркино» 9 май көнне «Бөек Җиңү салюты» дигән  онлайн-киномарафон үткәрә.

Бу көнне 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр учреждениенең рәсми Youtube - каналында сугыш турындагы фильмнар трансляцияләнәчәк.

Акцияне «Мосфильм»  киноконцерны генераль директоры, танылган режиссер Карен Шахназаров хуплады, ул онлайн-трансляция өчен 6 фильм тәкъдим итте.  Алар «Мосфильм» да төрле елларда төшерелгән картиналар: М.Калатозовның «Летят журавли» (1957), А.Смирновның «Белорусский вокзал» (1971), А.Алов, В Наумовның «Тегеран-43» (1981), Н.Лебедевның «Звезда» (2002), К.Шахназаровның «Белый тигр» (2012), С.Поповның «Дорога на Берлин» (2015) фильмнары. Акция кысаларында әлеге картиналарны «Татаркино» аккаунтында яхшы сыйфатта һәм рекламасыз карарга мөмкин булачак.

Фильмнарны күрсәтү турыдан-туры эфирлар белән чиратлашып барачак.

«Бөек Җиңү салюты»  онлайн-киномарафоны афишасы:

10:00  Марафон старты

10:09 "Белорусский вокзал" (1971 ел, реж. Андрей Смирнов, 1 сәг. 35 мин.)

11:45 "Звезда" (2002 ел, реж. Николай Лебедев, 1 сәг.  37 мин.)

13:30 "Летят журавли" (1957 ел, реж. Михаил Калатозов, 1 сәг. 35 мин.)

15:10 "Белый тигр" (2012 ел, реж. Карен Шахназаров, 1 сәг.  44 мин.)

16:57 "Тегеран-43" (1981 ел, реж. Александр Алов, Владимир Наумов, 2 сәг. 30 мин.)

19:35 "Дорога на Берлин" (2015 ел, реж. Сергей Попов, 1 сәг.  22 мин.)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International