9 майда Татарстан халкын «Җиңү тәрәзәсе» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылырга чакыралар. Моның өчен фатирларның балконнарына чыгарга яки ачык тәрәзәгә килергә һәм Давид Тухмановның «Җиңү көне» җырын башкарырга кирәк. Акция нәкъ көн уртасында старт ала.
Акция Валерий Халилов исемендәге «Духовое общество» Тынлы оркестрлар һәм тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар ассоциациясе инициативасы белән, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, Россия милли музыка музее, В.Д.Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты, социаль проектларны үстерү үзәге катнашында үткәрелә. Аңа бөтен ил буенча спортчылар, актерлар, сәяси эшлеклеләр һәм, әлбәттә инде, гади халык кушылыр дип көтелә. Чыгышны видеога язарга һәм соңрак социаль челтәрләргә #окнопобеды хэштэгы белән урнаштырырга мөмкин.